Син кайда иден — аккорды для гитары

Хайдар БигичевТональность: C11K просмотров
Тон0
Шрифт
×0.5
Аккорды:
C
×
Am
×
G
F
Dm
××
C Am G F
Син кайда идең,кайларда йөрдең,
C Am F G 
Ничек мин сине күрмәдем икән?
Dm G C 
Син торган йортны, Синең урамны
Am F G C 
Ничек кенә мин белмәдем икән?
C Am G F
Дөньялар гиздем, Зур юллар кичтем.
C Am F G 
Чакырды мине синең күзләрең.
Dm G C 
Синең исемеңне мин белми идем;
Am F G C 
Сине сагындым, Сине эзләдем.
C Am G F
Тик сиңа гына җырлармын, диеп,
C Am F G 
Мин йөрәгемдә бер җыр йөреттем.
Dm G C 
Бер көнне әле очрарсың, диеп,
Am F G C 
Иртә дә кичен мин сине көттем.
C Am G F
Бүген син минем каршыма килдең;
C Am F G 
Мин дә бит сине эзләдем, дидең.
Dm G C 
Мин дә бит сине сагындым, дидең,
Am F G C 
Кайларда йөрдең, син кайда идең?

Другие песни Хайдар Бигичев