Яратыгыз — аккорды для пианино

Ильнар ШарафутдиновТональность: G8K просмотров
Тон0
Шрифт
×1.0
Аккорды:
G
D
Cadd9
Em
C
Am
"Яратыгыз"
Роберт Миңнуллин суз.
Резеда Ахиярова муз.
G D G
Яратырга килдек без бу җиргә,
Cadd9 D G 
Яратмаган йөрәк яналмый;
G [H7] Em 
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
C [H7] Em 
Яналмаган йөрәк кирәк түгел,—
Cadd9 D G 
Яратмыйча безгә ярамый.
G D G 
Яратыгыз туган илебезне,
G [H7] Em 
Яратыгыз туган телебезне,
Am [H7] Em 
Бернигә дә карамый, —
Cadd9 D G
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Яратулар булмый җиңел генә —
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, —
Яратмыйча безгә ярамый.
Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!
Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәк Таһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, —
Яратмыйча безгә ярамый!
Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бернигә до карамый, —
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!